Городская детская библиотека - филиал № 38

"Шүрәледә кунакта" әдәби утырулар

Бу атна шимбә чарасы Г. Тукайның 140 еллыгына багышланды. Китап укучылар Г. Тукайның «Шүрәле»  әкияте буенча сәяхәт кылдылар. Әкият татар фольклоры мотивларына нигезләнгән.

Ике телдә өзекләр укыдык, геройларның репликаларын чиштек, мәшһүр әкият-поэманың сюжетын искә төшердек.
Аннары фишкалар ярдәмендә Кырлай авылы, аның табигате турында дөрес җавапларны билгеләп үттеләр.
Г. Тукай әкиятләреннән әзерләнгән табышмакларны чишеп, Шүрәле героен җыйдылар.
Балалар бик теләп "Түбәтәй" һәм "Геройны таны" уенында катнаштылар. Соңыннан «Шүрәле» мультфильмын карадылар.