Городская детская библиотека - филиал № 38

"Туган як серләре" Ринг эрудит

"Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында 25нче гимназия укучылары белән туган якны өйрәнүгә багышланган чара узды.

Укучылар түбәндәге биремнәр буенча көч сынаштылар:
«Дәүләт символикасы» - ТР районнары гербларын белүгә биремнәр;
"Татарстан-безнең уртак йортыбыз "- республиканың  истәлекле урыннары, күренекле шәхесләр турындагы викторина;
шәһәрнең үзәк урамнары һәм аның кызыклы объектлары фотолары буенча исемнәрен атау;
"Түбәтәй" музыкаль викторинада республика турында иң кызыклы фактларны белделәр;
«Кара тартма» уенында серле Х предметын таптылар.
Азакта иң актив укучылар тулы җаваплары өчен истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.