Городская детская библиотека - филиал № 38

" Россия көче -халыклар бердәмлегендә"

База китапханәсендә «Библиотөн» күңелле, динамик һәм кызыклы узды. Чара Россия көче - халыклар бердәмлегендә" девизы астында узды.

Кичәдә катнашучы балалар һәм ата-аналар өчен төрле зоналар эшләде:
Татарстан халыклары әкиятләре буенча күләгә театры: балалар татар халык әкияте "Өч кыз", рус халык әкияте "Теремок" һәм удмурт халык әкияте "Кокорикок" әкиятләре геройларын җанландырып, актерлар һәм курчак осталары булдылар.
Татарстан халыкларының "Карусель", "Колечко", "Юрта" кебек хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар.
Уен өстәлендә "Рус бизәкләре" пазлларын җыю буенча турнир узды.
Элек әби-бабайларыбыз кул эшләрендә кулланган музей экспонатлары белән таныштылар.
«Татарстан. Без бергә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.