Городская детская библиотека - филиал № 38

Әдәби сәгать"Тукайлы очрашу"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 25 нче Гимназия укучылары белән "Тукайлы очрашу"дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәчеләр Тукайның бай һәм катлаулы язмышы, шулай ук аның татар дөньясына калдырган гаять зур әдәби мирасы турында сөйләделәр.
Укучылар Г.Тукай биографиясенең һәм әсәрләренең төп этаплары белән таныштылар. Әңгәмә барышында уклар ярдәмендә тактада "Тукай юлы" җыелды.
Укытучы укучыларның уку елы дәвамында бөек шагыйрь юбилеена әзерләнгән иҗади проект эшләре белән таныштырды.
Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар, Габдулла Тукайның иң танылган әсәрләре белән таныштылар. Балалар фотобиремдә шәһәребездәге танылган Тукай урыннарын билгеләделәр, бөек шагыйрь әсәрләре буенча "Түбәтәй" музыкаль викторинасы сорауларына җавап таптылар, "кара тартма" биремендә серле Х предметын чиштеләр.