"Тукай юлы" интеллектуаль уены
"Пушкин картасы" программасы кысаларында "Тукай юлы" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды
Чара Г. Тукайның 140 еллыгына багышланган.
Китапханәче балаларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатындагы төп этаплар белән таныштырды.
Уенның төп өлеше интеллектуаль ярыш форматында узды. Командалар биремнәрне, викторинаны, "Түбәтәй" музыкаль уенын, "Кара тартма" супер уенын уңышлы үтәделәр. Ахырда ук күрсәткечләре ярдәмендә Тукай юлын җыйдылар. Соңыннан бөек шагыйрьнең иҗаты турындагы китапларга күзәтү ясалды.