"Минем яраткан шәһәрем"
Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына уен формасында балалар шәһәр тарихы белән таныштылар. Шәһәр турында матур сүзләр бәйләме җыйдык, шәһәребез гербында нәрсә сурәтләнгәнен искә төшердек, аның сурәте төшерелгән пазл җыйдык. Уен-ситуациядә шәһәребезне яхшырту турында тәэсирләр һәм тәкъдимнәр алмашу булды.
Викторина сораулары «Ә син беләсеңме?», «Безнең шәһәр урамнары» биремендә балалар шәһәрнең үзәк урамнарын һәм аларның танылган истәлекле урыннарын билгеләделәр. Ахырда шәһәребез турында китаплар куелган күргәзмәсенә күзәтү булды.