"Шүрәле һәм башкалар"
Г. Тукайның 140 еллыгына укучылар китапханәче белән бергәләп "Шүрәле" әкияте буенча күләгә театры ясадылар.
Иң элек балалар поэманың сюжетын искә төшерделәр, бу китапның төрле басмалары белән таныштылар, Татарстан рәссамнарының Шүрәлене илююстрацияләрдә аны сурәтләгәннәрен күрделәр. Әкият буенча мультфильм караганнан соң, балалар геройларның характерлары турында фикер алыштылар, рольләрне бүлделәр. Балалар әкият сюжетын реквизит ярдәмендә рәхәтләнеп җанландырдылар.