"Сандыктан серләр"
Чара «Сабантуй сөлгеләре»китап күргәзмәсен караудан башланды. Катнашучылар татарларның традицион бәйрәме Сабантуй турындагы матур рәсемле китапларны зур кызыксыну белән карадылар. Тамаша барышында балалар «Сабантуй» сүзенең мәгънәсе, аның язгы кыр эшләре тәмамлану белән бәйле борынгы тамырлары турында белделәр. Аннары хатын-кызлар өчен түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрелде.