Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тукай әкиятләрен табарсың"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан мәктәп яны лагере балалары өчен мавыктыргыч чара оештырылды. Балалар җылы һәм дустанә атмосферада шагыйрьнең үлемсез әсәрләрен искә төшерделәр. Аларга бу эштә матур иллюстрацияләр ярдәм итте: рәсемнәргә карап, балалар балачактан ук таныш булган шигырьләренең исемнәрен бик җиңел аңладылар. Чарада катнашучылар Тукай әсәрләрендәге геройлар сурәтләнгән тематик пазллар җыйдылар.