"Киләчәккә билет"
Дөньяда һөнәрләр күп. Алар барысы да төрле, ләкин һәркайсы кирәк. Безнең актив укучыларыбыз өчен китапханәче һөнәре турындагы әңгәмә мавыктыргыч булды. Китапханәче - бик борынгы һөнәр. Балалар китапханәче һөнәре дөньясына чумдылар. Китап фонды белән таныштылар. Тармак әдәбиятын урнаштыру. Картотека буенча китап эзләү барлык катнашучыларны кызыксындырды. Китапханәче эше күпкырлы белем һәм күнекмәләр таләп итә. Китапханәче - ул бик зур китап диңгезендәге лоцман.