"Исәнме, кызыл кояш!"
Балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Исәнме, кызыл кояш!" дип исемләнгән эко-уен уздырылды. Безнең иң яшь кунакларыбыз табигать дөньясына чумдылар һәм кояшның нинди мөһим роль уйнавын белделәр! Чара җанлы һәм күңелле узды. Матур әкиятләр, шигырьләр тыңладылар, шулай ук хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. Аннары якты кояшны төсле карандашлар белән ясадылар.