Городская детская библиотека - филиал № 37

"Аларны сугыш ялкыны яндырды"

Җиңү көне алдыннан 33 нче «Колокольчик» балалар бакчасы нәниләре өчен батырлык сәгате оештырылды. Сабыйлар Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыклары турында белделәр. Римма Александровнаның уртак Җиңүгә үз өлешләрен керткән бабаларының батырлыклары турында сөйләвенә аерым игътибар бирелде.
Сугыш еллары атрибутлары, шулай ук әлеге авыр вакыт истәлеген бүгенге көнгә кадәр саклый торган медальләр күрсәтелде. Балалар «Җиңү көне» җыры астында фотосурәтләр һәм медальләр тотып Мактау түгәрәге оештырдылар.