Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бәхетле шул баладыр, кешеләргә шәфкать итсә"

Бөек шагыйрьнең иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Аның гаҗәеп кызыклы поэмалары, әкиятләре, шигырьләре күп буын укучыларны үзенә җәлеп итә. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән, бөек Тукаебызның тууына 140 ел тулуга багышланган "Бәхетле шул баладыр, кешеләргә шәфкать итсә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, һәм  әкиятләре буенча театральләштерелгән күренешләрдә катнаштылар. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның язучының әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре горурлык һәм якты хис уята.