Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тукай безнең күңелләрдә"

26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Балалар игътибар белән «Шүрәле», «Cу анасы» әкиятләрен тыңладылар. Нәни укучылар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрация буенча атадылар, Г.Тукай әкиятләреннән табышмаклар җыйдылар.