"Энҗе бөртекләре"
Габдулла Тукай - гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. "Энҗе бөртекләре" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара 39 нчы балалар бакчасында уздырылды. 37 нче китапханә хезмәткәрләре "Тукайның әкияти сандыгы" исеме астында китап күргәзмәсе әзерләде. Бакчага йөрүче нәниләр, "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәмдә Г. Тукайның бик матур шигырьләре дә яңгырады. Чарада әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.