"Бәхетле утрау"
Искиткеч ил бар - балачак иле. Бу илнең үз үзенчәлекләре. Анда шатлык һәм елмаюлар, тылсымлы маҗаралар күп. Эмма Мошковская шигырьләрендә нәкъ менә шундый дөнья уйлап чыгарылган. Аның шигырьләре - "Бәхетле утрау" була да инде. 27 нче балалар бакчасындагы нәниләр тылсымлы шигырьләр дөньясына чумдылар. Күңелле шигырьләр тыңладылар, яхшылык турында сөйләштеләр. Аннары үзләренең хисләрен төсле карандашлар белән кәгазьгә төшерделәр.