"Көч белән түгел, ә акыл белән"
Бүген китапханәдә иң кечкенә укучылар өчен аерым очрашу узды! Алар белорус халык әкиятенең «Көч белән түгел, ә акыл белән" дип исемләнгән шатлыклы уку минутлары дөньясына чумдылар — зирәклек һәм тапкырлык хәтта иң көчле дошманнарны да җиңәргә ярдәм итә. Балалар гаҗәеп ил белән таныштылар, милли кием һәм гореф-гадәтләр төшерелгән рәсемнәр карадылар, белорус халык әкиятен кызыксынып тыңладылар. Укыганнан соң ни өчен көчле генә түгел, акыллы, тапкыр һәм игелекле булу мөһим икәне турында фикер алыштылар.