Городская детская библиотека - филиал № 37

"Театр әлифбасы"

27 нче март - Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Театр - ул тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итеп, әкият һәм чынбарлык үрелеп барган гаҗәеп дөнья. 38 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучылары белән, "Театр әлифбасы" исемле мавыктыргыч викторина узды.
Укучылар төрле типтагы театрлар турында белделәр — опера һәм балеттан алып курчак һәм күләгәләр театрына кадәр. Театр дөньясына бик теләп чумдылар, анда аның барлыкка килү тарихы, театр сәнгатенең төрле төрләре һәм жанрлары, шулай ук театр белән бәйле һөнәрләр турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.