Разил абый үзебезнеке
Бүген «Таңсылу» балалар бакчасында ,РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Исмәгыйлевич истәлегенә — хәтер тактасы куелды.
Әлеге чарада Разил Вәлиеның иптәше Алия Мидхатовна,якыннары,туганнары,авылдашлары, хезмәттәшләре, дуслары катнашты. Балалар бакчасы белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды. Разил Вәлиев 50дән артык китап, 4 пьесса, 200 дән артык җыр авторы. Күп кенә әсәрләре халык җырларына әверелгән. Әлбәттә балалар өчен шигырьләре аерым урынны алып тора.