Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Тукай безнең күңелләрдә

Тукай-безнең күңелләрдә.
Бүген мәктәбебездә туган телләр айлыгы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан җылы һәм эчтәлекле чара оештырылды.
Укучылар Тукай иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, матур биюләр башкардылар. Шулай ук бәйрәмебезгә кунакка Су анасы белән Шүрәле дә килде. Аларның безнең белән бергә булуы бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Тукай — ул безнең горурлыгыбыз, милләтебезнең йөзек кашы. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар безне әдәпкә, тырышлыкка һәм туган телебезне яратырга өйрәтә