Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Бүген авылыбызда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары булды. Мәктәп, мәдәният йорты Шингальчинский сельский Дом культуры тарафыннан бик матур митинг узды. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясадылар.
Шулай ук Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Салимов Р.Х. һәм шәһәр, район башлыгы вәкиле Ахметов Л.Р. бәйрәм белән котлап, җылы сүзләрен җиткерделәр.
Килгән өлкәннәребезне чәй табынына чакырып концерт программа тәкъдим иттек.
Бөек Җиңү көне белән! Күкләребез аяз, тормышыбыз тыныч булсын!