Корбан гаете
Хөрмәтле авылдашлар, мөселман дин кардәшләр! Сезне, ихластан, ислам диненең иң олы изге бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән котлыйм!
Әлеге бәйрәм тормыш-яшәештә матди байлыклардан бигрәк, рухи кыйммәтләр – якыннарыбызның, туганнарыбызның игътибары, бердәмлеге, саулык-сәламәтлегебез, хәерле гомерләребез өстенлекле булуын искәртә, тынычлык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатларны чагылдыра. Шушы күркәм бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгалә һәрбер йортка, гаиләләребезгә бәрәкәт, иминлек һәм тынычлык иңдерсен! Изге ниятләребез, якты хыялларыбыз тормышка ашсын, чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Изге эшләрегездә һәрбарчагызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим. Корбан гаете мөбәрәк булсын!