Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Ризатдин Гайнетдин улы Вахитов

#ТобаАвылыКитапханәсе
#Җиңү көне #9 май
#ЯПАТРИОТ
📚Тоба авылы китапханәсендә үткән тарихи кичәдә Махмутова Флүрә апа үзенең бабасы Вахитов Ризатдин Гайнетдин улы турында сөйләде. Ризатдин Гайнетдин улы Вахитов 1892 елда Түбән Кама районы, Тоба авылында туа. 1918 елда Ризатдин үз авыл кызы Рәхимә Сайфетдиновага өйләнә. Алар биш кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр.
Ризатдин Вахитовны фронтка алмыйлар, бронь буенча тылда калдыралар. Улы Фәхретдин Ленинград янында һәлак була.
Сугыш елларында Ризатдин «Якты юл» колхозында рәислек итә. Документлар арасында аның фронт өчен бәрәңге һәм икмәк җыю планын арттырып үтәүләре турындагы интервью басылган район газеты саклана.
1945 елның 24 июнендә, ирешкән уңышлары өчен, Ризатдин Гайнетдин улы «Почёт Билгесе»
ордены белән бүләкләнә.
1977 елның 20 июнендә вафат була, Тоба авылында җирләнгән.