Габдулла Тукай "Шагыйрь"
#ТукайныБергәләпУкыйбыз#ЧитаемТукаяВместе
#Тукайга140
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ТукаевскийЧетвергНК
Габдулла Тукай
Шагыйрь
Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, -
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.
Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз - һаман да яз:
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәрбез, сез каласыз!» - дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.