"Ул табигать баласы иде"
Июнь аенда әдәбият сөючеләр танылган язучы Габделхәй Сабитовның (1931-1995) тууына 95 ел тулуны билгеләп үтте. Габделхай Сабитов – әдәбиятның төрле жанрларында үзен сынап караган әдип. Иҗатының башлангыч чорында ул шигърияткә, аннары драматургиягә мөрәҗәгать итә. Шулай да каләмен виртуозларча уйнаткан аланы – хикәя жанры. Аның «Карурманның күзләре бар», «Ай сукмагы», «Урман кызы», «Кайнар туфрак» хикәяләр җыентыклары инде күптән укучыларыбызның иң яратып укый торган әсәрләренә әйләнде. Ә әдипнең 95 еллыгы уңаеннан әзерләнгән күргәзмәдә аның тормыш юлы белән дә танышырга мөмкин булды, замандашлары, каләмдәшләренең якты хатирәләрен дә укый алды китапханәгә килүчеләр.