Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Яңа китапларга күзәтү

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз!
Сезгә яңа китаплар белән танышырга тәкъдим итәбез. Килегез! Укыгыз!

 

1. «Хәзерге заман татар хикәясе антологиясе». Төзүчесе Илсөяр Иксанова.

 

Антологиягә хәзерге заман татар әдипләренең чәчмә әсәрләре- хикәяләр, новеллалар туплап бирелде. Җыентык жанр формаларының төрлелеге, темалар һәм образлар байлыгы белән бүгенге укучы күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз.

 

2. Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була», «Теләк», «Сигезле бию», Фатих Әмирханның «Хәят» хикәясенә нигезләнеп язылган «Яшел һәм кызыл» драмалары берничә ел элек Чаллы, Әлмәт, Минзәлә һәм Әтнә дәүләт театрлары сәхнәләрендә куелган иде инде. Тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән әлеге әсәрләр әдәбият сөючеләр өчен дә кызыклы булыр һәм башка сәхнәләрдә дә дөнья күрер әле, дигән өметтә без.

 

3. «Сүзләр, йөзләр, эзләр: повестьлар, хәдисләр, пьеса, әдәби сәхифәләр, истәлек-хатирәләр, хатлар»

 

Шагыйрә, язучы Халисә Мөдәррисованың әлеге китабына бүгенге көн мәсьәләләрен күтәргән повестьлары, хикәяләре, пьесасы, шулай ук әдәби сәхифәләре, хатлары туплап бирелде.

 

4. Прозаик буларак танылган Рөстәм Галиуллин бу юлы укучыларга үзенең драма әсәрләрен тәкъдим итә. Иҗатының бу сукмагы да аңа уңыш китерде. «Көзге кайтаваз» әсәре – Г. Камал исемендәге Академия театры, «Хыялга бер адым» пьесасы К. Тинчурин исемендәге театр сәхнәләрендә урын алды инде.

 

5. Китап күренекле тарихчы-галим, педагоги, журналист, дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннең «Гыйльме әхлак» сериясен кергән «Гаилә», «Әһле гыял», «Тәрбияле хатын», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле бала» хезмәтләрен үз эченә алды.

 

Әлеге басма киң җәмәгатьчелек өчен, аеруча тәрбияче һәм укытучылар өчен тәкъдим ителә.
Әдип үзе билгеләп үткәнчә, һәр гаиләнең өстәл китабы булып, узара мөнәсәбәтләрне ныгытырга, гаилә кыйммәтләрен сакларга ярдәм итсен.

 

6. Тукайның мең сере» — танылган язучы, галим Галимҗан Гыйльмановның гомер буе туплаган уй-фикерләреннән, көндәлек язмаларыннан һәм әдәби ачышларыннан торган уникаль китап.
Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, әдәби бәхәсләр һәм Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы серле хатирәләр урын алган.