Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җиңү килде, җирне нурга күмеп..."

Бөек Ватан сугышы кырларында туплар тавышы тынганга да 81 ел вакыт узды. Бөек Җиңү көнен, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә, зурлап билгеләп үттек. 9 Май бәйрәме якынлашкан көннәрдә китапханәбездә үзгә мохит хөкем сөрә, күңелләрне аңлатып бетермәслек рәхәтлек, якты хисләр биләп ала. Шушы хис-тойгыларыбызны кадерле укучыларыбыз белән дә бүлешергә ашыгабыз. Җиңү көненә багышланган, безгә аяз күк йөзе, бәхетле, имин тормыш бүләк иткән буын вәкилләренең каһарманлыгын чагылдырган инсталляция белән таныштырабыз, китап күргәзмәбез янында туктап, кыскача әңгәмә корабыз. Ә китапханәбез фондында Бөек Ватан сугышына багышланган нинди генә басмалар юк! Моннан күп еллар элек басылып, бүген инде татар әдәбиятының алтын фондына кергән роман-повестьлар да бар биредә, соңгы елларда дөнья күргән әсәрләр белән дә танышырга мөмкин. Һәркайсы йөрәккә үтеп керерлек, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Бу күргәзмәбезне китап сөюче дусларыбыз ел саен көтеп ала, күп тапкыр укылган китапларны кабат-кабат алып укыйлар.