СӘЛАМӘТЛЕК СЕРЛӘРЕ
Кешенең иң зур байлыгы - сәламәтлек. Озак яшисе килсә, кеше беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бу - дөрес туклану, тәнеңне, кием-салымнарыңны, йорт-җиһазларын чиста тоту, күп хәрәкәтләнү, ял көннәрен дөрес оештыру, начар гадәтләрне булдырмау. Сәламәтлеген саклаган кеше генә бәхетле була ала.
Безнең китапханәбездә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлек серләре / Секреты здоровья" китап күргәзмәсе эшләп килә.
Мәсәлән: В.С.Михайлов "Саулыгым - байлыгым", Р.И.Гыйльметдинова, Р.Г.Биктемирова һ.б. "Сәламәтлек нигезләре", Б.А.Александров "Витаминнар хәзинәсе"һ.б.
Безнең халкыбыз юкка гына бу темага күп төрле мәкальләр уйлап тапмаган.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Сәламәтлек - озын гомернең нигезе