Җиһанда - апрель
Җиһанда - апрель. Ә апрель ул - Тукай ае. Берләшмәбездә Тукайның 140 еллыгы уңаеннан чаралар исә, апрель белән генә чикләнеп калмыйча, ел буе дәвам итәчәк.
️Шәһәрнең М. Җәлил исемен йөртүче 1нче гимназиясендә МБОУ"Гимназия 1"имени Мусы Джалиля г. Нижнекамск "Пушкин картасы" проекты кысаларында узган бүгенге чараны да бөек шагыйребезгә багышладык. 8нче сыйныф укучылары Г. Тукайның тормыш юлы белән якыннан танышып кына калмады, шигырьләрен дә тыңлап хозурланды, викторина сорауларына да җавап бирде.