"Алтын җепләр"
Китапханәбез хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова "Алтын җепләр" (канитель) буенча ике атналык курсларда катнашып таныкләмә (удостоверение) алды. Зур тәҗрибәле, профессионал, алтын җепләр белән чигүче остаз-рестовратор Аглая Липина кул астында осталык дәресләре үтү - курсларда катнашучыларга һөнәри мәктәп булды.
Безнең китапханәнең группасын карап барыгыз! Алга таба китапханәдә "Канитель белән чигү" остаханәсе оештырылачак. Сезне, сездә генә булачак оригиналь калфак, түшлек, алка, брошь, түбәтәй ясарга өйрәтәчәкбез.