Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җиһан буйлап атлый Тукай елы, һәр татарның йөрәгендә аның нуры..."

Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре милләтебезнеңбөек шәхесе Г.Тукайның 140 еллык юбилее унаеннан, "Җиһан буйлап атлый Тукай елы, һәр татарның йөрәгендә аның нуры..." дип исемләнгән фәнни- гамәли конференция оештырды. Комплекслы зур чара Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең зур залында үтте. Чарага тәгаенләп "Тукай язы" дип аталган бай, эчтәлекле күргәзмә ясалды. Конференция эшендә шәһәребез мәктәпләренең татар теле укытучылары, балалар бакчаларының татар теле белгечләре, китапханәләрнең татар телендә эшләүче китапханәчеләре, шәҗәрәләр төзү остасы-аксакал Мансур Ганиев, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәртәбәле Тукай бүләге рәисе, архитектор Фирдәвис Ханов, "Ватаным Татарстан" гәзите журналисты, Тукайның 4 нче буын туганы Риман Гыйлемханов, күренекле шагыйрь, "Мәдәни җомга" газетасын оештыручы, дистә елдан артык аның баш редакторы булып эшләгән, республикабызның Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Тукай иҗатын өйрәнүгә һәм популярлаштыруга зур көч куйган шәхес, шагыйрь Зиннур Мансуров, шәһәрнең педагогия көллияте өлкән укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы Фәйрүзә Галимова катнаштылар.