«Тукай язы»
Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре милләтебезнеңбөек шәхесе Г.Тукайның 140 еллык юбилее унаеннан, "Җиһан буйлап атлый Тукай елы, һәр татарның йөрәгендә аның нуры..." дип исемләнгән фәнни- гамәли конференция оештырды. Комплекслы зур чара Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең зур залында үтте. Чарага тәгаенләп "Тукай язы" дип аталган бай, эчтәлекле күргәзмә ясалды.