Городская библиотека - филиал № 3

«Җиңү рухы йөрәкләрдә» - батырлык сәгате

2026 елның 9 маенда халкыбыз Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтте. Бу көн безнең һәрберебез өчен зур әһәмияткә ия.

 Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында, Бөек Ватан сугышында катнашкан ТАССР язучыларына багышланган “Серле сандык” туган якны өйрәнү студиясе балалары өчен әдәби чара узды. Балалар М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Ә.Кутуй биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.
 Иҗат өлешендә тынычлык символы булган күгәрчен ясау буенча мастер-класс узды.