Экологик дәрес.
Экологик тәрбия - балаларда әйләнә-тирә дөньяны аңлау һәм ярату, аңа сакчыл караш тәрбияләү . Балаларны табигать белән таныштырганда эстетик, патриотик, әхлакый тәрбия өчен мөмкинлекләр ачыла.
9нче мәктәп укучылары өчен эко-тур үткәрелде.
Китапханәче Татарстан Республикасының «Кызыл китабына» кертелгән хайваннар белән танышырды. Презентациянең якты слайдлары игътибарны җәлеп итте, туган якның һәм саклана торган территорияләрнең табигатен якыннанрак белергә мөмкинлек бирде. Балаларга урман байлыкларын саклауның әһәмияте турында сөйләде, чөнки урманнар - планетабызның үпкәләре.