Городская библиотека - филиал № 3

"Тукай иҗатына сәяхәт"

2026 елда күренекле татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Аның татар шигърияте үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Үзенең тулы булмаган 27 ел эчендә ул йөздән артык шигырь язган.

 Бөек татар шагыйренең туган көне алдыннан «Серле сандык» әдәби – иҗади студиясе балалары өчен әдәби сәгать үткәрелде.
 Чара барышында китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы турында сөйләде, аның иҗаты белән таныштырды, балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр һәм «Су анасы» әсәре буенча мультфильм карадылар. Иҗади өлештә татар милли аяк киеме ясау буенча мастер-класс үткәрелде.