«Мифлар һәм легендалар патшалыгында» - викторина
"Пушкин картасы" проекты кысаларында "Затейник" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләре өчен «Мифлар һәм легендалар патшалыгында» дигән викторина уздырылды.
Ничә меңьеллар узса да, мифлар белән кызыксыну кимеми. Мифлар – риваятьләр белән беррәттән, аллалар, алиһәләр һәм мифологик персонажларның батырлыклары турындагы популяр хикәятләр. Борынгы Грециянең риваятьләре һәм мифлары күп кенә әдәби әсәрләр, балалар һәм өлкәннәр өчен төшерелгән фильмнар һәм сериалларның сюжетлары нигезендә ята.
Чарада катнашучылар мифларның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар, борынгы грек илаһларын һәм геройларын белүдә ярыштылар, викторина сорауларына күңелле һәм дәртле җавап бирделәр, ребусларны зур кызыксыну белән чиштеләр, борынгы грек музаларының исемнәрен хәрефләрдән төзеделәр, канатлы сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар.
Балалар катлаулы сорауларга дөрес җавап биреп кенә калмады, үз җавапларына тәфсилле аңлатма биреп, яхшы белемнәрен дә күрсәтте.