Городская библиотека - филиал № 3

"Бөек Җинү көннәре безнән хәтердә"-"Серле сандык"


«Серле сандык» әдәби – иҗади студиясенең чираттагы очрашуында Бөек Ватан сугышында катнашкан ТАССР язучылары турында сүз барды. Укучыларны М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Кутуй, А.Алиш тормыш юллары һәм иҗаты белән таныштырып үттек, әсәрләрен сәнгәтләп укыдык.

Фронтовик татар язучы һәм шагыйрьләре күбесе сугыштан туган илләренә әйләнеп кайтмыйлар. Җиңү көнен үзләренең гомерләре бәрабәренә якынайталар. Ил тарихына үзләренең исемнәрен язып калдыралар. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт. Ә безнең бурычыбыз – аларның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Иҗади өлештә уңган кулларыбыз сувенир- магнит ясау белән мәшгуль булдылар.