Городская библиотека - филиал № 3

"Габдулла Тукай - халкының бөек шагыйре"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Тукайның балачагы ятимлек ачысын татып үтсә дә, язмышында зур роль уйнаган изге күңелле кешеләр яхшылыгы , туган як табигатенең гүзәллеге аны шагыйрьлеккә әзерләгән. Инде 1905 елда Тукайның шигырьләре басыла, үзе таныла башлый. Ләкин бу иҗат гомере 1913 елда туктап, өзелеп кала. Нибары унсигез елга сузылган бу юл Г.Тукайга мәңгелек дан, исем, дәрәҗә алып килде.