Городская библиотека - филиал № 3

"Тукай иленә сәяхәт" - Серле сандык

Тукай иленә сәяхәт
Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.

Бу көнгә багышлап әдәби – иҗади студиясенең чираттагы шөгеле узды. Укучылар, бөек шагыйрьнең балачагы белән тирәнрәк танышып, сәнгәтле итеп шигырьләрен укыдылар һәм иҗаты буенча төзелгән башваткычны чишеп, кызыклы уеннарда катнашып, үзләренең белемнәрен сынап карадылар.

Иҗади өлештә татар милли баш киеме – түбәтәй ясау белән мәшгуль булдылар.

Очередное занятие «Серле сандык» посвящено поэту Габдулле Тукаю. Очень важно, чтобы у детей с самого раннего возраста формировалась любовь к родной Отчизне и уважение к старшему поколению - все, о чем писал в своих стихах и произведениях великий Г. Тукай.

В рамках мероприятия прозвучали стихи, сказки поэта, продемонстрирован мультфильм по его произведению. В творческой части занятия смастерили национальный головной убор - тюбетейка.