Городская библиотека - филиал № 3

«Уйларымны кеше белсен» - кургәзмә - портрет

Китапханәдә күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың 85 яшьлек  юбилее уңаеннан  «Уйларымны кеше белсен» дигән кургәзмә - портрет оештырылды.

Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

 Күргәзмәдә әдипнең әсәрләре, аның иҗатын, тормышын яктырткан язмалар урын алды.

 

26 марта исполнилось 85 лет со дня рождения народного писателя Татарстана, лауреата Государственной премии РТ имени Г.Тукая Рабита Батуллы. К юбилею писателя в библиотеке оформлена книжная выставка, где представлены книги писателя. Выставка рекомендована читателям, интересующимся культурой Татарстана.