«Планетаның яшел океаны" - экологик сәгать
21 март көнне бөтен дөньяда Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Бу дата БМО инициативасы белән 1971 елда расланды. Халыкара урман көнен бәйрәм итүнең төп бурычы - планетада яшәүчеләрнең урман экосистемаларының әһәмияте, аларны яклау, яңадан җитештерү һәм торгызу турында хәбәрдарлыгын арттыру.
Бала чагыннан ук урман кеше тормышына серле тылсымчы, яхшы һәм ышанычлы дус булып керә. Ул - безнең бай тарихыбызда катнашучы, даими әкиятләр һәм былиналар юлдашы. Ул һәрвакыт Туган ил төшенчәсе белән бәйләнгән.
Урман - безнең байлыгыбыз, ул экологик, икътисадый һәм социаль кыйммәт чыганагы икәнен истә тотыйк. Табигатьне саклагыз!