«Су астындагы дөньясы» - «Серле сандык»
19 февраль көнне бөтен дөньяда диңгез хайваннарын яклау көне яки Китлар көне билгеләп үтелә.
«Серле сандык» әдәби – иҗади студиясенең чираттагы шөгелендә укучылар белән океаннар һәм диңгезләр буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадык.Чара барышында балалар диңгезләрдә һәм океаннарда яшәүче барлык диңгез имезүчеләр белән таныштылар, аларны балыклардан аерырга өйрәнделәр һәм китлар турында мавыктыргыч фәнни популяр фильм карадылар.
Иҗади өлештә укучылар сувенир “Кит” ясау белән мәшгүль булдылар.