Городская библиотека - филиал № 3

«Туган телнең бөеклеге» - белү сәгате

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале.
21 нче февраль Халыкара туган телләр көне дип игълан ителгән. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп 24 нче лицей-интернат укучылары өчен «Туган телнең бөеклеге» дигән танып – белү сәгате үткәрелде.
Укучылар тизәйткечне сөйләү, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү, мәкальләр әйтү һ.б. төрле биремнәрне үтәделәр.