«Өзелгән моң җырчысы» - Муса Җәлилнең тууына 117 ел.
Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое. Февраль аен без Җәлил ае дибез, чөнки без февраль аеның беренче яртысын тулысы белән шагыйрь Муса Җәлилгә багышлыйбыз.
Шушы уңайдан 9-нчы мәктәп укучылары өчен «Өзелгән моң җырчысы»
дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында мәгълүмат бирделәр.
Шулай ук укучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә куелган китаплар арасында Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә әсәрләре, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы, аның батырлыгы турында хезмәтләр урын алды.