«Бездә кышлаучы кошлар» - мастер класс, эко час. Студия «Серле сандык»
Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Без, "Серле сандык" әдәби – иҗади студиясенә йөргән балалар белән , кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны китапханә тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек.