«Туган җирнең сайрар былбылы» - 95 лет со дня рождения Г. Зайнашевой
13 январь көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005).
Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашева 1960-1990 елларда татар җыр сәнгатен тулысынча биләп ала. Һәр җырчы аның иҗатыннан үзенең репертуарын баета, концерт программасын бизи. Шагыйрәнең шигырьләре, җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши. Видео: https://vk.com/video-86946303_456239391