«Һәркем яшьлеген эзли» - китап күргәзмәсе – онлайн
Әхсән Баян— татар әдибе, шагыйрь, прозаик һәм драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре (2004).
Ә.Баян әдәбият сөючеләргә иң әүвәл шигъри әсәрләре белән танылган язучы. Әмма ул проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Поэзиядәге кебек үк, прозасында да әдип үзенчәлекле язу манерасына ия. Аның әсәрләре, рухы һәм җирлеге реалистик булу өстенә, романтик һәм символик образларга бай.
Шушы көннәрдә аңа 95 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан без укучыларыбызга онлайн — китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез. Анда аның тормышы, иҗаты һәм иң танылган җыентыклары турында материаллар урын алды.