Городская библиотека - филиал № 3

«Куллардагы кояш»

Бу көзге көндә 1нче гимназия балалары өчен «Куллардагы кояш» дигән мастер-класс үткәрдек. Анда һәркем үзенең матур, якты һәм башкаларга охшамаган кояшын ясады. Эш кызыклы әңгәмә белән үрелеп барды. Балалар көзге сынамышлар, ел фасыллары турында сөйләделәр. Яшь укучылар көзге табышмакларны чишеп, викторинада катнаштылар. Барлык катнашучылар да үз сәләтләрен күрсәттеләр һәм һәр һөнәр үзенчәлеге белән аерылып торды