Городская библиотека - филиал № 3

"Әтием – горурлыгым" - "Серле сандык"

Әтием – горурлыгым!
Әти — безнең терәгебез,
Әти — безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә,
Давыллардан саклаучы.
Тормышта кадерләү сүзләренең күбрәге, хөрмәтнең зуррагы, әниләр өлешенә тия. Ә әтиләргә карата рәхмәт сүзләре әзрәк әйтелә. Әтиләребез дә бу рәхмәт сүзләренә бик лаек бит, югыйсә. 2021 елда яңа бәйрәм - Әтиләр көне барлыкка килде. Ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
“Серле сандык ” әдәби – иҗади студиясенең чираттагы дәресен без әтиләргә багышладык. Шөгел барышында балалар әтиләр бәйрәме турында мәгълүмат алдылар. Чара мәкаль-табышмаклар, әйтемнәр белән үрелеп барды. Укучылар әтиләр турында шигырьләр укыды.
Иҗади өлештә укучылар әтиләргә бүләккә открытка ясадылар. Күңел биреп эшләнгән бүләкләр матур һәм үзенчәлекле булды.