Городская библиотека - филиал № 3

«Үзем белән очрашу» - Ленар Шәехкә 40 яшь

Сандугачлар сайрап тора,
Каеннар шаулап тора.
Күңелне өр-яңа уйлар,
Хыяллар яулап тора... 
Ленар Шәех

4 нче октябрь Ленар Шәехкә 40 яшь тулу уңаеннан «Үзем белән очрашу» китапханәдә китап кургэзмэсе оештырылды.
Ленар Шәех — танылган татар шагыйре, язучы, журналист; галим
һәм тәрҗемәче., Татарстан китап нәшриятының баш мөхәрре.
Аның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның «Татарстан яшьләре», «Сабантуй», «Чаян», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Молодежь Татарстана», «Салават күпере»; Башкортстанның «Тулпар», «Шоңкар», «Йәшлек», «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.
Ленар Шәех - Казан, Мәскәү һәм Уфада татар, рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләре әзербайҗан, кыргыз, якут, чуаш телләренә дә тәрҗемә ителә.
  Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге, «NEWBOOK. Волга – 2015» Идел буе әдәби премияләре лауреаты, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы. Татарстан Язучылар берлеге, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, Татарстан Жур- налистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар ассоциациясе (IFJ), Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Ленар Шәех Андерсен исемендәге шәрәфле диплом алган дүртенче татар шагыйре дә.